Лениногорск шәһәре мэры Р.Г. Хөсәеновның Россия көне белән котлавы

2020 елның 12 июне, җомга

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле якташлар!

Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бәйрәм илебезнең милли бердәмлеген, бөеклеген һәм бәйсезлеген символлаштыра.

  Бүген Һәрберебез Россиянең төп көче –анда яшәүче кешеләр икәнлеген аңлый. Без иң мөһиме – язмышыбызның безнең кулларда булуын аңладык, безгә яңадан тарих дәресләрен аңларга, алардан нәтиҗәләр ясарга, гасырлар буе Ватаныбызның традицияләрен сакларга һәм арттырырга, безнең хокукларга һәм вазыйфаларыбызга сакчыл һәм җаваплы карарга кирәк булачак.

   Безнең район бөтен ил белән бердәм ритмда яши. Без, үз белемнәребезне һәм көчебезне район һәм Татарстан үсешенә биреп, бөек Россиянең аякка басуына ярдәм итәбез, чөнки илебезнең көче һәм абруе аның төбәкләренең уңышларыннан һәм хезмәтләреннән туплана.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән район үсешенә ярдәм итүчеләргә, җәмәгать тормышында актив катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Сезнең энергиягез, хезмәт сөючәнлегегез, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз Ватаныбызның алга таба үсешенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсен!

Россия Көне Белән! Сезгә сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International