Бүген Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе кабинетында “Эковесна-2020” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Дипломнар һәм бүләкләрне Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов тапшырды.
«Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә 5 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җиңүче булды, «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә - Зәй Каратай мәктәбе, «Иң яхшы гаилә» номинациясендә - Храмовлар гаиләсе җиңүче булды.
«Эковесна - 2020» рәсемнәр конкурсында катнашучылар арасында 1 урынны 8нче мәктәп укучысы Данис Бабаджанов алды.
Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде.
«Эковесна-2020» республика конкурсын Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Аның максаты - халыкны табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, шул исәптән санитар-экологик икеайлык уздырганда да, дип хәбәр ителә район сайтында.