Рима Исмәгыйлова халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәре булып эшли. Ул Кирлегәч авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге һәм инвалидларның йортларына социаль хезмәт күрсәтә.
"Рима Ильясовна үз эшен планлаштыра, вәзгыятьне контрольдә тота, теләсә нинди үзгәрешләргә вакытында җавап бирә белә", - диләр аның турында хезмәттәшләре.
Бүгенге көндә аның карамагында үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан һәм чит ярдәмгә мохтаҗ 7 кеше тора.
Үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү буенча даими эш, вазыйфаи бурычларын төгәл үтәү, зур тәҗрибә, норматив-хокукый базаны тел-теш тидермәслек белү, Рим Ильясовнага эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирде. Әйтергә кирәк, ул волонтерлык эшенә көмеш яшьтәге волонтерларны җәлеп итә.
Рима Ильяс кызы “Социаль хезмәткәр мәктәбенә” йөри, үз эшендә социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологларын һәм медицина хезмәткәрләрен җәлеп итә.
Үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү буенча даими эш, вазыйфаи бурычларын төгәл үтәү, зур тәҗрибә, норматив-хокукый базаны тел-теш тидермәслек белү, Рима Ильясовнага эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирде. Әйтергә кирәк, ул волонтерлык эшенә көмеш яшьтәге волонтерларны җәлеп итә.
Рима Ильяс кызы “Социаль хезмәткәр мәктәбенә” йөри, үз эшендә социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологларын һәм медицина хезмәткәрләрен җәлеп итә.
Эшлекле һәм түземле, шуның өчен хезмәт күрсәтүчеләр аның турында бары тик уңай яктан гына фикерлиләр, намуслы булуы һәм к хезмәтен сыйфатлы үтәве өчен хөрмәт итәләр. Иҗтимагый тормышта социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә генә түгел, авылында да катнаша. Сайлаулар, халык санын алу, әйләнү, өмәләр, әһәмиятле чаралар Рима Ильясовна катнашыннан башка узмый.