Бүген коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатында һәм шәһәрне җыештыру кысаларында урамнарны юдырталар.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән «Татнефть» коммуналь техникасы, район Башлыгы Рәгать Хөсәенов кушуы буенча «БлагСтройДорХоз» ҖЧҖ иртә белән махсус техника белән Лениногорск шәһәре урамнарын юдыру эшләренә керештеләр.