Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына гаризалар кабул ителә башлады. Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы - экстремизмны һәм радикаль күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерларны сайлап алу. Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре статусы беркетеләчәк.

Кем өчен?

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр.

Конкурста катнашу өчен нинди мөмкинлекләр ачылачак?

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппаратында стажировка узу мөмкинлеге.

дәүләт хакимияте органнарына эшкә урнашу мөмкинлеге.


квалификация күтәрү курсларын һәм белем бирү программаларын узу мөмкинлеге.


республика, округ һәм федераль форумнарда һәм конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге.

 

Быел конкурсның ике юнәлеше бар:

яшьләр арасында террорчылык идеологиясен профилактикалау.

«Интернет» челтәрендә террорчылык идеологиясен профилактикалау.

Моның өчен нәрсә кирәк?
1. atmrt.ru сайтын ачу һәм конкурс турындагы нигезләмәне өйрәнү.
2. Конкурс юнәлешен сайларга.
3. Кыска мотивацион хат язып, анкета тутырырга: atmrt.ru/mdmy/antiextr/youngassistant

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International