7 нче март көнне Сарабиккол авылы территориясендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Запорожец” ретро-автомобильләрендә Советлар Союзы Герое Гильми Авзалтдин улы Баһаветдинов кубогына багышланган “Авторалли-2020” тамашасы узды.
Бәйрәм чарасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм
Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков катнашты. ⠀
Ярышларда Бәкер, Иске Шөгер, Шөгер, Сарабиккол, шулай ук Татарстанның Норлат һәм Арча районнарыннан 25 узышчы катнашты. ⠀
Ярышларда беренче урынны Яңа Шөгер авылыннан Рөстәм Шакирҗанов яулады. Раллиның "көмеш"е Шөгер авылында яшәүче Рамил Шәйдуллинга эләкте. Финишка өченче булып Сарабикколдан Илгиз Зыятдинов килде һәм "бронза" га лаек булды.
Җиңүчеләр акчалата премияләр, кыйммәтле бүләкләр һәм автораллины оештыручы - "САТУРН-УРАЛ" ҖЧҖ директоры Зөлфирә Төхвәтуллинадан бүләкләр алдылар.