7 мартта Лениногорск районы делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды.
Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Лениногорск делегациясе составында шәһәр һәм районның төрле тармакларында эшләүче гүзәл затлар бар.
Рөстәм Миңнеханов залда хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде. "Хатын - кыз-ул, барыннан да элек, әни, ә әни безнең өчен иң изге. Балаларыгыз, оныкларыгыз куанып яшәсеннәр иде. Алар сезне сөендерсен өчен " » - диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Бөек Ватан сугышы ветеран хатын-кызларына Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында яшәүче Вера Борисовна Вукуловага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды, шулай ук ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Өченче буын герое»номинациясендә җиңүче булды.