3 мартта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2018 елда «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм дипломантларны бүләкләү булды.
Бу чарада безнең шәһәрне Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Чараны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров үткәрде.
Конкурста катнашу өчен бүлеп бирелгән акчалар Лениногорск шәһәрен төзекләндерүгә тотылачак.