25 февраль көнне Мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Туган җыр” фестиваленең йомгаклау Гала-концерты узды. Әлеге иҗади музыкаль проектны оештыручы, Мәдәният сараеның балалар иҗаты буенча әйдәп баручы белгече - Федюкевич И.И., Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Сәхнәдә 4 яшьтән 20 яшькә кадәрге яшь артистлар чыгыш ясады, бу 36 лауреат. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, Мәдәният йортында, Балалар музыка мәктәбендә, Балалар иҗаты йортында, Лениногорск нефть техникумында, Лениногорск политехника көллиятендә, Лениногорск музыка-сәнгать көллиятендә тәрбияләнүчеләр үзләренең талантын күрсәтте. Тамашачылар Тимәш, Подлесный, Кирлегәч, Иске Иштирәк авылларындагы балаларның осталыгын бәяли алдылар.
Безнең яшь талантларыбыз чираттагы тапкыр үзләренең патриотизмын һәм музыка - шигъри иҗат үрнәкләрендә югары һөнәри осталыкларын күрсәтәләр.