2020 елның 29 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр мини-футбол буенча «Лениногорск Мәктәп Лигасы»турнирының чираттагы этабы узды. Бу этапта 6-7 сыйныф укучылары һәм кызлар командалары катнашты. 120дән артык катнашучы, 10 егет һәм кызлар командасы, иң көчле коллективны ачыклады, башта төркем раундында, аннары плей-оффта.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер матчлар аеруча кискен, эмоциональ һәм алдан әйтеп булмый торган булулары белән аерылып тордылар. Һәм матчлар нәтиҗәләре бераз көтелмәгән булды. Нәтиҗәдә, һәрвакыттагыча көчлесе җиңә.
Турнир азагында нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Кызлар арасында 5 нче мәктәп командасы җиңүче булды. 2 урында 6 нчы мәктәптән кызлар. 3 урында 4 нче мәктәп командасы. Егетләр арасында 5 нче һәм 10 нчы мәктәпләр командалары бронза медаль алды.
Икенче урынны В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе командасы алды, ә Мәктәп Лигасы-2020 җиңүчесе 6 нчы мәктәп коллективы булды.
Барлык подиумда катнашучыларга да Кубоклар, медальләр һәм тиешле дәрәҗәле дипломнар, шулай ук баллы бүләкләр тапшырылды.
2019-2020 елгы Мәктәп Лигасының беренче ярышлары уңай нотада төгәлләнде, һәм турнир кызыклы һәм традицион булыр дип өметләнәбез.
Турнир нәтиҗәләре: «Кече футбол буенча мәктәп Лигасы». (6-7 сыйныфлар):
Егетләр Кызлар
1 урын – 6 нчы мәктәп 1 урын - 5 нче мәктәп
2 урын – Шөгер мәктәбе 2 урын - 6 нчы мәктәп
3 урын – 5 нче мәктәп 3 урын – 4 нче мәктәп
- 10 нчы мәктәп 4 урын – 11 нче гимназия
5 урын – 4 нче мәктәп 5 урын – 2 нче мәктәп
6 урын – 8 нче мәктәп
7 урын – 7 нче мәктәп
8 урын – Тимәш мәктәбе
9 урын – 11 нче гимназия
10 урын – 2 нче мәктәп