Лениногорск мэриясендә юл-транспорт комплексы өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә мэриянең утырышлар залында юл-транспорт комплексы өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, анда ФСНСТ Идел буе төбәкара идарәсенең (Ространснадзор) башлыгы Анатолий Жаренков катнашты.

Киңәшмәдә Ростратснадзор белгечләре, Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре Советлары һәм башкарма комитетлары бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, транспорт һәм сәнәгать предприятиеләре, пассажир автотранспорт предприятиеләре, юл хезмәтләре, такси, ЮХИДИ, массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре катнашты.

Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова шәһәр һәм район юл-транспорт комплексының торышы турында кыскача доклад ясады. Лениногорск муниципаль районы территориясендә төрле билгеләнештәге 900 чакрымнан артык юл файдаланыла, 30 мең берәмлектән артык транспорт теркәлгән.

«Бу зур күләмдә булган транспортның кешеләр иминлеге өчен куркынычсыз эшләве, юл – транспорт һәлакәтләрен булдырмау-бу безнең уртак бурычыбыз. Бу юнәлештә Лениногорск муниципаль районы җирле үзидарә органнары, ЮХИДИ һәм Росранснадзор белән хокук бозуларны ачыклау һәм аларның сәбәпләрен бетерү буенча уртак эш алып барыла», - дип билгеләп үтте Зөлфия Габдулхаметовна.

Киңәшмәдә катнашучыларның юл-транспорт комплексы өлкәсендәге законнарның үтәлешен планлы тикшерү турында ФСНСТ (Ространснадзор) Урта Идел буе төбәкара идарәсенең Кама буе бүлеге башлыгы Анатолий Жаренков таныштырды. Ул җыелучыларга әлеге өлкәдә закон яңалыклары, юл комплексы һәм транспорт чаралары милекчеләренә карата куелган таләпләр турында сөйләде.

Бу кешеләр иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән бик мөһим һәм җаваплы эш, без гамәлдәге законнарның үтәлешен бергәләп тәэмин итә алабыз һәм бу уртак эш аварияләргә, бәхетсезлек очракларына, матди зыянга китерергә мөмкин булган җитешсезлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә, һәм иң мөһиме, гражданнарның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра", - дип билгеләп үтте Анатолий Геннадьевич.

Планлы тикшерү бер ай дәвамында дәвам итәчәк, аның нәтиҗәләре буенча юл-транспорт комплексы өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча район эшенә бәя биреләчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International