Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Анюринга, Әхтәм Зыятдиновка һәм Алексей Ларионовичка “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләрен тапшырды.

Район башлыгы, рәхмәт сүзләре һәм нык сәламәтлек теләп, лаеклы ветераннарга  истәлекле медальләр тапшырды. 

2020 елда илебез истәлекле вакыйга, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә кадерле. Һәр ветеранның, тыл хезмәтчәненең, әлеге куркыныч вакыйгаларның һәр катнашучысының исеме мәңгегә тарихка язылган.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан РФ Президенты Указы нигезендә сугыш ветераннарынын батырлыгына һәм фидакарьлегенә тирән ихтирам күрсәтеп, 20 февральдән башлап бөтен республика буенча “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең илдә 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International