Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Урдалы, Федотовка, Урмышлы авылларының социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснетдинов Касыйм Гарип улы улы белән берлектә «Солдат боткасы» дигән мастер-класс оештырдылар. Чарада Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты.
Солдат боткасын, чыннан да, сугышның төп ризыгы дип атарга була. Менә бүген без аның турында искә төшерергә булдык.
Ни өчен солдат боткасы? Солдатларга ерак араларга хәрәкәт итәргә туры килә. Ә үзе белән солдатларның ярмалар җыелмасы бар: борчак, карабодай, балдак, дөге, бодай. Һәм, әлбәттә инде, армия түшенкасы. Әзерләү өчен шартлар юк. Алар аны кыр шартларында әзерлиләр.
Урдалалы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснетдинов Касыйм Гарип улы солдат боткасының фирма рецепты белән уртаклашты. Аңа быел 95 яшь тулды.
Үткәрелгән чарадан барлык катнашучыларның да кәефләре һәм фирма рецепты озакка сакланачак.