21 февраль көнне Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда Туган тел көне билгеләп үтелде. Бу чара быел яңа форматта узды.
Туган тел көнен Туган якны өйрәнү музее быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлады. Патриотизм һәм күпмилләтле совет халкы батырлыгына чиксез хөрмәт темасы бу кичәдә төп тема булды. 12 телдә Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан якыннары турында сөйләделәр, сугыш турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Хәзерге вакытта Белоруссиядә, Украинада, Израильдә төпләнеп калган элеккеге шәһәр халкыннан видео сәламнәр алу күңелле булды. Марафонның иң яшь катнашучысына 5 яшь тирәсе иде. Чараны мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, нефть техникумы һәм политехника көллияте студентлары, шәһәрнең иҗат интеллигенциясе вәкилләре хуплады.
Рус, татар, әрмән, казакъ, үзбәк, белорус, украин, иврит һәм башка телләрдә әйтелгән сүзләр һәркемгә ошады. Җыелучылар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, уртак рәхмәт һәм соклану барыбызны да берләштерде.