«Бер герой тарихы» видеопроекты: Лениногорск районында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы хатирәләре белән уртаклаша алалар

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе «Бер герой тарихы» видеопроектын башлап җибәрә.

Әлеге проектта катнашу өчен видеоролик яздырырга кирәк, анда фронтта сугышкан, партизан отрядларында булган яки Бөек Ватан сугышы вакытында тылда эшләгән туганнары турында сөйләргә кирәк.

Видеоролик, шулай ук фотопортрет һәм герой турында мәгълүматны электрон почтага җибәрергә кирәк: vechnyegeroi@yandex.ru.

Тулырак: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1690520.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International