Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

21 февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.  Залда бүлек хезмәткәрләре, ветераннар җыелды.

Бәйрәм чарасын Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айбулат Юнысов ачты.

Җыелучылар алдында Любовь Садыйкова җитәкчелегендәге «Россиянка» ансамбле чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International