Якташыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Калина Тамара Васильевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул 1930 елның 20 февралендә Лениногорск районы Мартыновка авылында туган ул. Әтисен сугыш алдыннан армиягә алалар, аннан Ленинград фронтында сугыша, яраланганнан соң ул хәбәрсез югалган. Гаиләдә өч бала була, әни көн дә, төн дә авыр елларда исән калу өчен эшләде, ди ул.
Сугыштан соң җәяүләп эшкә йөри, ә аннан соң кичке мәктәпкә укыргга китә. 1950 елдан башлап 25 елдан артык хәрби комиссариатта, 1977 елдан бирле Прибор заводында 15 ел эшли.
Юбилей көнендә ветеранны котларга балалары, оныклары һәм якыннары җыелды.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранны бәйрәм белән котлады, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.
Бу тантаналы көнне ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырылды.