21 февральдә Халыкара туган тел көнендә лениногорскилылар Казан шәһәрендә узган чарада катнаштылар. "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Әдәби марафон" X Бөтендөнья проекты финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Бу проектта безнең районнан 55 кеше катнашты.
Әлеге проектның төп максаты-кешеләрдә татар әдәби әсәрләрен, китаплар һәм журналлар укуда матур традиция формалаштыру. Сәхнәгә 21 көн дәвамында иң матур, эчтәлекле китаплардан өзекләр куйган катнашучылар күтәрелде. Аларны язучылар, шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, Татарстанның танылган шәхесләре котлады. Чара матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Бәйрәмгә килгән китап сөючеләр Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Галимҗан Гыйльманов, Фәүзия Бәйрәмова, Ләбиб Лерон, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова, Гөлфия Исхакова, Гөлсинә Галимуллина һәм башкалар белән аралаша алдылар. Безнең районнан килгән вәкил, үзәк китапханәнең милли бүлеге китапханәчесе Ләйсән Рахманова "Иң яхшы әйдаман"исеменә лаек булды.
Киләсе марафон 1 апрельдә старт ала. Марафонда татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.