Лениногорск китапханәләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үтте

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без туган җиребезне батырларча саклаучыларга, шулай ук тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт итүчеләргә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.

Ел саен, Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә әлеге истәлекле датага багышланган чаралар уза.

 Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәпнең 6В сыйныф укучылары өчен «Аты – баты, менә нинди без солдатлар» дип исемләнгән эрудит-викторина үткәрделәр.

 2 нче һәм 3 нче номерлы шәһәр китапханәләрендә яшь укучылар өчен төрле конкурс-уен программалары үткәрелде.

Бәйрәм чаралары Куакбаш, Иске Куак, Мичурино, Түбән Чыршылы, Яңа Чыршылы, Спиридоновка, Яңа Сережкино һәм башка китапханәләрдә дә үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International