Лениногорск укучылары яхшы көрәш күрсәттеләр, 6 медаль яуладылар

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

22 февральдә Бөгелмә шәһәрендә 16 яшькә кадәрге (2005-2006 елгы) егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 12 шәһәреннән: Бөгелмә, Әлмәт, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Азнакай, Баулы, Урыссу, Чистай, Лениногорск шәһәрләреннән 200дән артык көрәшче катнашты.

Гимаев Данил, Кадиханов Данис, Шершнев Федор икенче призер булдылар. Пьедесталның өченче баскычын Дәүләтшин Артем, Бердников Кирилл һәм Низамов Айдар алды.

Егетләр яхшы һәм ирекле көрәш күрсәттеләр, 6 медаль яуладылар һәм март аенда Кумертау шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алынды.

Уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International