«Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасын тормышка ашыру, яшь буында ватанпәрвәрлек һәм Ватанга тугрылык хисләре тәрбияләү максатыннан 20 февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегендә Батырлык дәресе үткәрелде.
Укучылар бүлек музеенда булдылар, экспонатлар белән таныштылар, криминалистлар «Папилон МДС 400» приборы турында сөйләделәр, профилактика бүлеге начальнигы Рахманова З.М. 2019 елгы статистика белән таныштырды.