Лениногорск районы делегациясе Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2020 елның 21 феврале, җомга

20 февраль көнне Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге делегация составында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең муниципаль штабы җитәкчесе Илья Мишин, «Сугышчан туганлык» хәрби-патриотик хәрәкәтенең Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе, хәрби хәрәкәтләр ветераны Артур Якупов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Нәфис Галимов, Олег Разуваев, Айрат Сөләйманов, Камаладдин Атакиев, Илшат Сафин һәм Илдар Рахманов бар иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International