«Җырларымны һәрчак Ватанга багышладым»

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

14 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре милли-туган якны өйрәнү бүлеге «Буыннардан буыннарга мирас булып күчсен батырлык» проекты кысаларында 11 нче гимназиянең һәм 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Җырларымны һәрчак Ватанга багышладым» дип исемләнгән искә алу сәгате үткәрелде.

Шагыйрь, герой, патриот - Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында искә төшерелде. Балалар «Куян», «Маэмай», «Карак песи», «Чишмә», «Күке», «Кызыл ромашка» шигырьләрен укыдылар.  М.Җәлил сүзләренә язылган «Син саубуллаш, минем акыллым», «Җырларым» җырларын тыңладылар. Балалар «Җәлилне беләсеңме?» викторинада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International