18 февральдә Әлмәт шәһәрендә " Социаль проектлау. Социаль проектлар белән идарә итү"темасына семинар узды. Семинарда Лениногорск муниципаль районыннан "Дари добро" муниципаль берәмлеге һәм "Ярмарка"нәшрият йорты катнашты.
Семинарны Казан шәһәре спикерлары: Грантлар Капитаны Егор Рафиков һәм социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе Антон Дыганов үткәрде.
Семинарда сораулар каралды:
-Грантрайтинг яки социаль проектны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә?;
-Социаль проект экспертизасы;
- Социаль проектны алга этәрү;
- Сорау-җавап.
Әлеге чараны оештыручылар: Казан (Идел буе) федераль университеты, «Вертикаль» социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге, инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге (СО НКО ярдәменең ресурс үзәге), Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Иҗтимагый палатасы ярдәме белән.