Гашыйклар көнендә шәһәр уку йортларының өлкән курс студентлары өчен "Мәхәббәт А һәм Б" проекты эшли башлады.⠀
Катнашучыларга 3 этапны узарга кирәк иде. 1 тур- "беренче очрашу". "Импровизация" дигән икенче турда катнашучылар импровизация, креатив сәләтләрен күрсәттеләр, үзләренең булдыклылыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр.
Өченче интеллектуаль тур үткәргәннән соң, катнашучылар үзләренең сайларга әзер булуларын күрсәттеләр, шуның нәтиҗәсендә өч пар барлыкка килде.
Барлык катнашучыларга да "Лед -2"киносеансына билетлар тапшырылды. ⠀
Әлеге проектның максаты-яшь буынга гаилә һәм әхлакый тәрбия бирүнең ролен арттыру, шәһәр һәм район халкының игътибарын Лениногорск муниципаль районында гаилә, яшьләр сәясәтен үстерүгә җәлеп итү.⠀