«Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чаралар уздырды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулды.  «Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары, истәлекле дата уңаеннан, рәсем конкурсы, сыйныф сәгатьләре, Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга багышланган 16-17 яшьлек яшьләр белән төркемле дәрес үткәрделәр.

Аннары үзәк белгечләре һәм волонтерлары шәһәр урамнарында истәлекле датага багышланган буклетлар тараттылар.

Без Ватан сагында хәрби стройда яки гражданлык өлкәсендә ил мәнфәгатьләрен якларга әзер булган чын патриотлар  белән горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International