Лениногорскида №11 ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән чираттагы очрашу булды

2020 елның 14 феврале, җомга

13 февральдә район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 11 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.

Очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Мөхәммәтшин, район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

2019 елгы эш турында хисап белән 11 нче ТОС рәисе урынбасары Рената Куряшева чыгыш ясады. Әлеге территориаль иҗтимагый үзидарә 56 күпфатирлы йорт булган 8 урамны үз эченә ала. Халык саны 7 меңнән артык кеше тәшкил итә, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, оештырылмаган пенсионерлар, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр бар. Докладчы билгеләп үткәнчә, гражданнарның барлык категорияләре белән эш алып барыла.

Аннары Иҗтимагый совет рәисе Евгений Благодаров муниципаль районның Иҗтимагый Советы эшчәнлеге белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, эш планы гражданнар мөрәҗәгатьләре, “Вконтакте” социаль челтәре, “Районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм бурычлар турында” район башлыгының йомгаклау докладлары мониторингы нигезендә төзелә.

2019 елның 1 гыйнварына 1 ноябренә кадәр 4 утырыш үткәрелде, аларда 13 мәсьәлә каралды.  Иҗтимагый совет утырышларында мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйле бәя бирү буенча Иҗтимагый совет составын раслау; «МКД капиталь ремонты» программасын гамәлгә ашыру барышы; сайлау алды кампаниясен уздыру барышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит программасын гамәлгә ашыру барышы; массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшчәнлекне яктыртуның иҗтимагый мониторингы;Рафаил Нурислам  улы  Мулюков  истәлеген мәңгеләштерү; Советлар Союзы Герое Гыйльмет Абляз улы Багаутдинов истәлеген мәңгеләштерү турында мәсьәләләр каралды. Эш нәтиҗәләре буенча башкарма комитет җитәкчеләренә һәм предприятие җитәкчеләренә мәгълүмати хатлар җибәрелде, сораулар уңай хәл ителде.

Параллель рәвештә социаль өлкә оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү буенча эш алып барылды. Бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча тармаклар буенча оешмаларның рейтинглары формалаштырылды һәм оешма начальникларына эшләү өчен җибәрелде, мәгълүмат район сайтында урнаштырылган. Алынган нәтиҗәләр нигезендә хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча чаралар планы төзелде.

8 нче мәктәп директоры Елена Сергеева укыту-тәрбия эше турында доклад белән чыгыш ясады. Әлеге микрорайон территориясенә "ЖилСервис" ҖЧҖ хезмәт күрсәтә, башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында директор Олег Баштанов сөйләде.

Полициянең участок вәкиле Илнур Мортазин үзенең чыгышында мошенниклык очракларына бәйле рәвештә гражданнарның уяулык мәсьәләләренә кагылды. Аннары «Лениногорсгаз» ЭПУ вәкиле чыгыш ясады.

Очрашуга нәтиҗә ясап, район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов халыкны муниципаль районның социаль-икътисадый үсеше турында тулы мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләрне һәм бурычларны билгеләде.

Очрашу халыкның актив катнашында узды. Теләүчеләр үз сорауларын бирә һәм аларга җаваплар ишетә алдылар.

Очрашу азагында район башлыгы микрорайонның актив кешесенә Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International