Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә интернет буенча видеокабул итү булды, аны җитәкче урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина үткәрде. Кабул итүгә күчемсез милек объектына милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләсе туган Әлмәттә яшәүче мөрәҗәгать итте. Онлайн-консультация барышында гражданга килеп туган проблемалы хәлдән чыгу буенча тәкъдимнәр бирелде.
Шулай итеп, Татарстан Росреестры күрсәткән хезмәт нәтиҗәсендә, гражданин, Казанга килмичә дә, ведомство җитәкчелеге белән турыдан-туры элемтәгә керә алды һәм үз мәсьәләсен оператив рәвештә хәл итә алды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге мөмкинлек Интернетка керү мөмкинлеге булган һәр мөрәҗәгать итүчедә бар. Бигрәк тә республиканың башка шәһәрләрендә һәм авылларында, хәтта Татарстаннан читтә яшәүче, әмма республикабыз территориясендә урнашкан күчемсез милек буенча сораулары булган видео-кабул итү уңайлы.
Видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр җитәкчелегенә кабул итүгә эләгү өчен skype@rosreestr.org электрон адресына алдан ук гариза җибәрергә кирәк. Гаризада шуны күрсәтергә кирәк: ФИО, логин Skype, № телефон (өй яки кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм сорау.