2016 елның 1 августыннан салым хезмәте сайтында Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры (алга таба - ЕРСМСП) гамәлгә ашырылды.
ЕРСМСП-ул ачык мәгълүматлар базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшкуарлыкка каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар ЕРСМПГА кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.