Лаеклы бүләк

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

16 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Идарә җитәкчесе Г.Р. Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы ЗАГС органнары эшчәнлегенә йомгак ясап, 2019 елда гражданнар хәле актларының 131 меңнән артык төрле акты теркәлгән, 417 меңнән артык башка юридик әһәмиятле гамәлләр башкарылган, дип хәбәр итте.

Коллегия утырышы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең ГХАТ бүлеге башлыгы Елена Яковлевнага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтен тапшырды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International