Бүгенге көндә кредит оешмалары хезмәтенә халык арасында ихтыяҗ зур. Банк хезмәткәрләре үз клиентларына өстәмә хезмәтләр (әйтик, иминият хезмәтләре, SMS-мәгълүмат, югалган әйберләрне кире кайтаруда ярдәм күрсәтү, төрле консультация хезмәтләре) тәкъдим иткән очраклар да аз түгел. Өстәмә хезмәтләрдән файдалану теләге булган очракта нәрсәгә игътибар итәргә? Әгәр Сезгә мондый хезмәтләр көчләп тагыла икән, нишләргә?
КИЛЕШҮ ТӨЗЕРГӘ ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ
Билгеле булганча, теләсә кайсы килешүне имзалаганда иң мөһим кагыйдә – аның һәр хәрефе белән игътибар белән танышу. Кулланучының банк хезмәткәре имзаларга тәкъдим иткән теләсә нинди документка кул кую тәҗрибәсе киң таралган, бу еш кына тискәре нәтиҗәләргә китерә.
Исегездә тотыгыз! Кредит килешүен имзалаганчы, банк счеты яки банк кертеме килешүенең һәр шартын өйрәнергә кирәк.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.