Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле очрашу үткәрде

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы сораулар буенча районның авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрдәнов, «РоссельхозБанк» директоры Зөлфия Шәрәфетдинова, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

«Үзәкләштерелгән бухгалтерия турында»гы беренче мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХ өчен программалар турында Лениногорск районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрдәнов сөйләде, авыл халкына ташламалы кредит бирү турында «РоссельхозБанк» директоры Зөлфия Шәрәфетдинова чыгыш ясады.

2020 елның 20-27 гыйнварында Лениногорск районының 24 авыл җирлегендә 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча гражданнар җыеннары узачак.

Киңәшмә барышында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов проблемалы мәсьәләләргә анализ ясады һәм уртак көч белән куелган бурычларны хәл итү юлларын билгеләде, шулай ук барлык хезмәтләргә дә гражданнар җыеннарына әзер булырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International