Мәдәният сараенда Иске Яңа елга багышланган традицион концерт үтте.
Лениногорскилыларга яхшы кәеф бүләк итәргә һәм аларны бәйрәм белән котларга шәһәр һәм районның иң яхшы вокаль ансамбльләре, хореографик коллективлары җыелды. Яңа ел концерты бер сулышта узды.