Лениногорскида узган тәүлектә 1500 куб. м кар чыгарылды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 14-15 гыйнвар төнендә Лениногорскида «БлагСтройДорХоз» АҖ, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары көче белән  1500 куб.м. дан артык кар чыгарылды.

Карны чыгару Гагарин, Куйбышев, Ленинград һәм Моряков урамнарында башкарылды, шулай ук шәһәр урамнарын һәм ишегалды территорияләрен чистарту эшләре башкарылды.

Кар чыгару буенча эш 2020 елның 15 гыйнварында сәгать 08:00 дә Үзәк мәйданда дәвам итәчәк.  19:00 сәгатьтә Садриев, Ленинград, Шашин, Заварыкин урамнары буенча кар чистарту булачак.

Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары,  сездән автомобильләрегезне юл буенда калдырмавыгызны һәм квартал эчендәге юлларны һәм йорт яны территорияләрен бушатуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International