Юбилярларны котладылар

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Атна башында шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәннәре үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.

Ширшова Людмила Михайловнага 90 яшь тулды. Безнең районга ул Самара өлкәсеннән килгән. Яшь вакытында төрле сынаулар күп булган-авылда эшләү, ФЗОда эшләү, ачлык һәм авыр тормыш. Әмма хезмәт сөючәнлек, башкаручанлык, игелеклелек һәм яхшыга ышаныч барысын да җиңеп чыгарга ярдәм итте. Бүген ул үзенең искиткеч кызлары, оныклары Һәм оныкчыклары кайгыртуында яши. Авиация заводында эшләгән елларда җитәкчелек исеменнән Рәхмәт хатлары бар.

Габдрахманова Халидә Газимҗан кызына 95 яшь тулды. Ул безнең районның Тимәш авылыннан. Бик тырыш һәм актив ул, «Лениногорскнефть» идарәсе системасында 12 елдан артык эшләгән, аннан пенсиягә чыккан. Җиләк җыярга, балаларын, оныкларын, оныкчыкларын сыйларга ярата. Ул үзен бер вакытта да игътибарсыз калдырмый торган кызларына рәхмәтле.

Юбилярларны ветераннар советы вәкилләре, иҗтимагый оешмалар котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветераннарга хезмәт батырлыгы, яшь буын өчен үрнәк булып торулары өчен рәхмәт белдерде, ветераннарны һәм аларның якыннарын бәйрәм белән котлады, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International