1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак гомумхалык санын алу Россиядә 2020 елның төп вакыйгаларының берсе булачак. Ул алдагысыннан һәркайсы онлайн режимда язышу кәгазен тутыра алуы белән аерылып торачак. Моның өчен Дәүләт хезмәте сайтында махсус бит барлыкка киләчәк.
Соңгы гомуми халык санын алу 2010 елда үткәрелде. Россия законы исәпкә алуның 10 елга бер тапкырдан да сирәгрәк узмавын таләп итә. 2020 елда узган халык санын алудан соң нәкъ ун ел була.
Демографик һәм социаль-икътисадый характердагы ил халкы турында төгәл мәгълүмат төрле максатлар өчен кирәк. Аның нигезендә төбәкләр һәм торак пунктлар бюджетларын планлаштыралар, икътисадны үстерү стратегияләрен төзиләр. Әлеге исәпкә алу белешмәләре халыкның теге яисә бу катламнарына (яшьләргә, балалы гаиләләргә һ.б.) ярдәм итүнең дәүләт программаларын эшләү өчен хезмәт итә. Халык санын алу төп халыкларның санын ачыкларга мөмкинлек бирә.