Лениногорск Мәдәният сараенда Раштуа кичәсе узды

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

9 гыйнвар көнне мәдәният сараенда Раштуа кичәсе узды.

Раштуадан алып Крещениегә кадәр 12 көн Святкалар дип атала. Элек-электән халык күңел ачу кичәләренә барган, балалар һәм яшьләр өйләргә җыр-колядкалар белән йөргән, хуҗалар кунакларны сыйлаган.

"Надежда» ветераннар халык хорында катнашучылар (җит.Ф.Мирзиянова, С. Сергеева, концертмейстер И. Әхмәтҗанов) ансамбле, солистлар башкаруында күңелле колядкалар, Раштуа җырлары яңгырады.

Балалар да килгән иде, моның өчен алар күчтәнәчләр дә алдылар.

Тамашачылар да кичәнең актив катнашучылары булдылар: җырладылар, шигырьләр укыдылар, Раштуа сынамышлары, гореф-гадәтләре, йолалары турында викторинада катнаштылар.

Өлкәннәр дә сыйсыз калмады, чөнки риваятьтә: киләсе ел буе йорт хуҗаларының сәламәтлеге нык булсын өчен, алар Раштуа бәйрәменә барлык кунакларны яхшы сыйларга тиеш!

Кичә тамашачылар һәм ветераннар хорында катнашучылар күңелендә иң җылы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International