Лениногорскида 10 көн эчендә 4170 кубометрдан артык кар чыгарылган

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Лениногорскида шәһәр урамнарын һәм тротуарларны кардан чистарту буенча эш дәвам итә. Шәһәрнең барлык хезмәтләре, оешмалары һәм учреждениеләре җәлеп ителеп, 10 көн эчендә Лениногорскида 4170 кубометрдан артык кар чыгарылды. Бу эш дәвам итәчәк.

Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, урамнарны кардан чистарткан вакытта сезнең автомобильләрегезне ишегалларында, юл буйларында калдырмавыгызны  сорыйбыз. Шул вакытта гына квартал эчендәге юлларны һәм йорт яны территорияләрне  чистартып булачак!  Сак булыгыз, эвакуатор эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International