13нче ТОС микрорайонында яңа спорт комплексы барлыкка килде

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Ял көннәрендә 13нче ТОС микрорайонында яңа спорт комплексы ачылды. Ул 13нче ТОС һәм "Лениногорснефть" идарәсенең " Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" проекты гранты буенча откан средстволарга барлыкка килде. 

Ачу тантанасында шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты, ул әлеге микрорайонда яшәүчеләргә спорт уңышлары һәм ишек алдындагы кече формалар һәм спорт җиһазларын саклап тотуларын теләде. 

Ачу тантанасында шулай ук «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигының социаль үсеш буенча урынбасары И.Г. Хәнифов, «Жилсервис» ҖЧҖ директоры О. Н. Баштанов, 13 нче ТОС рәисе урынбасары Т. М. Сергеева чыгыш ясады. 

Бәйрәм кысаларында спорт ярышлары оештырылды, кайнар чәй белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International