Лениногорскиның "Ак калфак" оешмасы киләсе елга эш планы турында сөйләште.
Утырыш вакытында республика конференциясе, Удмуртия һәм Кукмара районында узган конференцияләрдә катнашкан хатын-кызлар чыгыш ясады.
Эш планына Бөтенроссия татар конгрессы беркетмәләре буенча тәкъдим ителгән һәм район хатын-кызлары тәкъдим иткән чаралар кертелде.
Утырыш ахырында чигү буенча мастер-класс күрсәттеләр.