Мунча мичен кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Мич ягуда янгын куркынычсызлыгын саклау бик мөһим, чөнки янгыннарның яртысы диярлек мичләр һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы, шулай ук аларны дөрес кулланмау аркасында килеп чыга.
Янгын профилактикасының төп таләбе бинаның барлык агач өлешләре мичтән һәм төтен чыга торган юллардан җитәрлек ераклыкта булырга яки алардан яхшы изоляцияләнгән булырга тиеш, моның өчен кирпеч, асбест кулланыла. Янудан сакланмаган конструкцияләр кирпеч мичләрнең эчке өслекләреннән һәм төтен чыга торган юллардан 38 см, ә металл мичләрдән бер метрдан да ким булмаган ераклыкта булырга тиеш.