Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметү буенча күрелә торган чаралар турында доклад белән таныштылар.
Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре территориясендә 2019-2020 нче елларның көзге-кышкы чорында урам-юл челтәрен карап тотуга әзерлек турында «Татнефтедор» ҖЧҖнең юл идарәләре башлыклары Айдар Мөдәрисов һәм Дамир Мәгъсүмов сөйләде.
Лениногорск шәһәре территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларның үтәлеше турында Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Артур Мөхәммәтшин сөйләде.
Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 6 декабрендәге 1115 номерлы Указын һәм «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча өстәмә чаралар турында» 2018 елның 17 декабрендәге 1149 номерлы карарының Лениногорск муниципаль районында үтәлеше турында җыелучыларны Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Марат Якупов таныштырды.
Барлык сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде һәм башкаручылар һәм башкару сроклары билгеләнде.