"Алмакай" ат утары территориясендә (Югары Каран авылы янында) "Аударыш" буенча Татарстан Республикасының I чемпионаты - атларда көрәш узды. Анда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.
Сәламләү сүзе белән Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
Чемпионат Алтай Республикасыннан килгән кунакларның күрсәтмә чыгышлары белән башланды.
- Мин сезнең үз халкыгызның патриотлары булуыгызга бик шат. Егет - кызларыгызга әлеге спорт төре буенча уңышларга ирешүегезне телим», – диде ярышларның баш хөкемдары-Алтай Республикасының «Этноспорт» Президенты Ербол Бердильбаев.
«Аударыш» ның баш инициаторы - "Алмакай" ат сарае директоры Фәрит Нәбиуллин ярыш кагыйдәләрен аңлатты.
Катнашучыларның берсе билгеләп үткәнчә, бу ярышта иң мөһиме дөрес утырырга һәм атта үзеңне дөрес тота белергә кирәк.
Чемпионатта катнашучылар 4 авырлык категориясе буенча көч сынаштылар. «Аударыш» җиңүчеләренә дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.