Лениногорскилылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә итне һәм яшелчәләрне күпләп алды

2019 елның 5 октябре, шимбә

Шимбә үзәк мәйдан иртәдән гөрләп торды, беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Халык күбрәк ит алды. Аның килограммы 290 сум иде. Шулай ук ​​кәбестә, чөгендер, кишер алучылар да булды. Ә менә бәрәңге азрак сатылды.

Авыл җирлекләре, авыл хуҗалыклары үзләрендә җитештергән продукция белән сату иттеләр. Ивановкадан Татьяна Московец ниләр генә алып килеп бетермәгән.

- Без шухси хуҗалыкта күп итеп яшелчә дә үстерәбез, маллар тотабыз, - ди. - Ел саен ярминкәләрдә катнашабыз. Менә бүген яшелчәләр, сөт ризыклары, тозланган, консервланган ризыклар да алып килдек. Алалар, сату әйбәт бара, - дип сөйли Татьяна ханым.

Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, бәрәңге, ярмалар, ашлык, - һәммәсе бар. Бал, тозланган эшләнмәләргә дә сорау зур булды, эремчек, корт, каймак майм майларны да мактый-мактый алдылар.

Бу көнне концерт та оештырылды. Җыр-музыка белән сәүдә итү барды.

Ярминкә барышы белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International