«Исток-Башлангыч» белгечләре өлкән кешене алган гаиләгә барды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар уздыру көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Зәй-Каратай авылында өлкән кешене алган гаиләдә булдылар.

Бу елның апрель аеннан Ахмедова Рабига Вәлиулла кызы авылның социаль хезмәткәренең Фәридә Шарюкова гаиләсендә яши. Ялгыз Рабига апаны картлар йортыннан алдылар бу гаиләдә 89 яшендә туганнарын, тәрбиясен, кайгыртучанлыгын, игътибарын тапкан. Хәзер ул уңайлы гаилә шартларында яши, тормыш өчен кирәкле барлык шартлар да тулысынча тәэмин ителгән. Гаиләдә өч олы бала һәм ике онык бар. Һәм шулай килеп чыкты ки, Рабига апа барысы өчен дә бик яраткан бердәнбер әби. Һәм, әлбәттә инде, ул бәхетле картлык өчен үз гаиләсенә чиксез рәхмәтле. Ул һәрвакыт барысын да елмаеп каршы ала, үзенең уңай һәм оптимизмы белән сөендерә.

 Бүген «Рәйхан” ансамбле волонтерлары аның янына чираттагы тапкыр килделәр. Барысы бергә яраткан җырларын, такмакларны искә төшерделәр, пироглар белән чәй эчтеләр. Бу очрашу һәркем өчен бик җылы өй шартларында узды һәм әле озак вакытлар хатирәләр белән җылытачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International