2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү кысаларында 2019 елның августында шәһәр һәм авыл торак пунктлары территориясендә регистраторлар эшләде. Теркәүчеләрнең эш нәтиҗәсе булып 2020 елда исәпкә алучылар барачак торак йортлар исемлеген актуальләштерү тора. Бүгенге көндә исемлеккә 14724 торак йорт кертелгән.
Теркәүчеләр эше шәхси сектордагы адреслы хуҗалыкта (йорт номерлары һәм урам исемнәре язылган аншлаглар булмау) җитешсезлекләрне ачыклады. Соңгы 10 ел эчендә шәһәрдә һәм зур авыл торак пунктларында күп йортлар төзелде, яңа урамнар барлыкка килде. Әмма яңа йорт хуҗалары йортлар исеме язылган аншлагларны вакытында элми. Бу хезмәтләрнең эшен бик авырлаштыра.
Хөрмәтле йорт, фатир хуҗалары, йорт номерлары, фатир номерлары язылган аншлаглар булуны тәэмин итәргә кирәк!!!