22 сентябрь көнне Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегенең тантаналар залында Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләрен реновацияләү кысаларында иҗтимагый тыңлаулар узды. Чарада «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, шәһәрнең баш архитекторы Алексей Карасев катнашты.
Шәһәр халкы Яшьләр үзәге буенча тәкъдимнәрен җиткерде:
- мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен түгәрәкләр
- һөнәр буенча курслар һәм мастер – класслар өчен мәйданчыклар
- коворкинг зоналары
-яшьләр үзәге территориясендә кофе яки кафе
- яшь һәм өлкән яшьтәге хезмәттәшлек өчен мәйданчыклар
- территориясендә бакча
- амфитеатр
- хореография залы
- медиаүзәк
Шулай ук Яшьләр үзәгенә «42», «Алга», «Татарстанның энҗе бөртеге», «116», «Перспектива», «Ритм», «Пространство» дигән исемнәр тәкъдим ителде.