Котыру чире-хайваннар һәм кеше авыруы, ул полиоэнцефаломиелит билгеләре белән характерлана. Котыру авыруын китереп чыгаручы төп чыганаклар-кыргый хайваннар, эт һәм мәчеләр.
Терлекләр һәм кеше котыру авыруын профилактикалау өчен терлекчелек хуҗалыклары, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләре һәм гражданнар-терлек хуҗалары бурычлы:
- җирле администрация тарафыннан билгеләнгән этләрне, песиләрне, кыйммәтле мехлы җәнлекләрне һәм ерткыч хайваннарны тоту кагыйдәләрен үтәргә;
- этләрне һәм песиләрне район (шәһәр) баш дәүләт ветеринария инспекторы тәкъдиме буенча җирле администрация тарафыннан билгеләнгән срокларда, тикшерү, диагностик тикшеренүләр һәм антирабик вакцинаны саклау прививкаларын карау өчен, ветеринария дәвалау-профилактика учреждениеләренә илтергә;
- җирле администрация билгеләгән тәртиптә үз этләрен һәм песиләрен теркәргә;
- котыру авыруына каршы прививка ясатмаган этләрне һәм песиләрне шәхси хуҗалыкларга, фермаларга, көтүлеккә җибәрмәскә;
- кыргый хайваннарны көтүгә, табуннарга, терлекчелек биналарына керүенә юл куймауга чаралар күрергә;
- кичекмәстән хуҗалыкка (торак пункт) хезмәт күрсәтүче ветеринария белгеченә котыру авыруына шик турында һәм авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын кыргый ерткычлар, этләр яки мәчеләр тешләгән очраклар турында хәбәр итәргә, авыру яисә тешләнгән хайваннарны ышанычлы изоляцияләүгә кирәкле чаралар күрергә.
Барлык төр хайваннарны вакцинацияләү дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан федераль бюджет хисабына бушлай башкарыла.
Профилактика максаты белән, 2019 ел дәвамында Лениногорск районы аучылары белән берлектә, 48000 доза күләмендә кыргый җәнлекләр котыру авыруына каршы ораль вакцина үткәрелде.
Шулай ук дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан даими рәвештә 2019 елның 8 аенда мөгезле эре терлекләргә - 12964, МРС - 2750, дөяләргә – 2, этләргә - 1106, мәчеләргә - 674 прививка ясатылды.
Котыру авыруы килеп чыгуга һәм таралуга юнәлдерелгән профилактик чараларның даими үткәрелүенә карамастан, Лениногорск районы бу авыру буенча эндемияле булып кала. Әйтик, 2019 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының № ПУ-536 Указы белән Лениногорск районының Түбән Чыршылы авыл җирлеге Мордва Ивановкасы авылы территориясендә, терлекләр котыру авырулы булганга, карантин игълан ителде.
«Лениногорск район ветеренария оешмасы» ДБУ белгечләре тарафыннан ВП 13.3.1103-96 ветеринария кагыйдәләре нигезендә кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләргә каршы профилактика һәм көрәш алып барыла.Авыру хайван (төлке) булган урынга дезинфекция ясалды һәм Мордва Ивановка авылында булган барлык хайваннарга мәҗбүри вакцинация ясалды. Ревакцинация котыру авыруына каршы көрәш буенча гамәлдәге инструкция нигезендә кабат үткәреләчәк.
Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! «Лениногорск район ветеренария идарәче" ДБУ искәрткәнчә, сез хайваннарыгызга котыру авыруына каршы түләүсез прививка ясый аласыз, түбәндәге адрес буенча: Лениногорск шәһәре, Колхоз урамы, 14 нче йорт, шулай ук участок ветеринария пунктларында.
Котыру авыруы билгеләре ачыкланган очракта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итегез::
Лениногорск шәһәре- 8(85595) 2-70-04, 8(85595) 2-55-67.
Шөгер авылы 8(85595) 3-42-73
Зеленая Роща авылы 8(85595) 3-37-48
Түбән Чыршылы авылы 8(85595) 3-96-45
Сарабикол авылы 8(85595) 2-98-06