Балаларны аерым фәннәр һәм күнекмәләргә өйрәтү, имтиханнарга әзерлек буенча хезмәт күрсәтү бүген бик кирәкле. Мондый хезмәтләргә ихтыяҗ зур, димәк, безнең шәһәрдә һәм районда репетиторлык хезмәте күрсәтүче педагоглар да шактый.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче санлы районара инспекциясе үзмәшгульләрне салым исәбенә кую статистикасы барлык педагогларның да өстәмә белем бирү эшчәнлеген алып баруның легаль юлын сайламавы турында сөйли.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, салым инспекциясе республиканың барлык гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары уку йортлары педагогик коллективлары өчен хәзерге вакытта ачык класслар һәм тематик семинарлар үткәрә, алар барышында салым хезмәте хезмәткәрләре яңа салым режимын куллануның уңайлылыгы һәм гадилеге турында хәбәр итә.
Хөрмәтле укытучылар! Салым инспекциясе "Минем салым" мобиль кушымтасыннан файдаланып, салым органнары белән мәгълүмат алмашырга, НДФЛ һәм иминият кертемнәреннән башка керемнән салым түләргә мөмкин булуы хакында хәбәр итә.