Лениногорскилыларны "Көзге стартлар" ат спорты ярышларында катнашырга чакыралар

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

2019 елның 28 сентябрендә «Татнефть» ГАҖ Әлмәт шәһәр ипподромында «Көзге стартлар» -ат спорт ярышлары үткәрә.

Ярышлар «2016-2020 елларга Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында ат спортын һәм ат үрчетүне үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана.

Районның ат тотучылары һәм юртаклары әлеге чарада катнашырга чакырыла.

Ярышлар программасына «Татнефть «ГАҖ Кубогына 2 нче төп Гита призын уйнату, өлкән яшьтәге атлар өчен узышу (приз фонды 500 мең сум), чабышкылар узышы, призлы һәм Орел токымнары юртакларда чабу, шулай ук татар атлары чабышы, шетленд понилары узышы керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International